Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә социаль хезмәт алучылар Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан кыстыбый әзерләделәр

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Зәйнең «Радость» социаль хезмәтләр күрсәтү үзәгендә татар халкының милли ризыгы — кыстыбый әзерләү буенча мавыктыргыч мастер-класс узды.

Бу чара төрле яшьтәге һәм төрле милләттән булган көндезге бүлектә социаль хезмәт алучыларны җыйды. 

Кыстыбый иң борынгы һәм гади ашамлыклардан санала, кайбер якта аны күзикмәк, якмыш дип тә атыйлар. Аны төче камырдан әзерләгән юка җәймә эченә бәрәңге боламыгы яисә тары боткасы салып ясыйлар. Бүлек белгечләре кыстыбыйның барлыкка килү тарихы, аның татар халкы мәдәниятендәге әһәмияте турында сөйләделәр, камыр һәм эчлек әзерләү серләре белән уртаклаштылар. 

«Социаль хезмәтләр алучылар кыстыбый әзерләү процессында актив катнаштылар: кабартмаларны кыздырып, алдан әзерләнгән эчлекләрне салдылар. Яңа гына пешкән кыстыбый исе гаилә, йорт җылысы хисе тудырды. Мастер-класс тәмамлангач, барлык катнашучылар үзләре әзерләгән кыстыбыйны татып карадылар һәм тәэсирләре белән уртаклаштылар», — ди көндезге бүлек мөдире Кәүсәрия Кузнецова. 

Фото социаль үзәктән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев