Новости Заинска 18+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә социаль хезмәт алучылар өчен «Россия үзәгендә — минем Татарстаным» дигән чара үткәрелде

29 августта Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге белгечләре балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашында Республика көненә багышланган танып белү сәгате үткәрделәр.

«Балалар белән милли костюмнар, түбәтәйнең килеп чыгышы, тышкы кыяфәте хуҗаның статусына бәйле рәвештә ничек үзгәрүе турында сөйләштек. Дәрестә катнашучыларның һәрберсе үз түбәтәен ясарга тырышты, төсне, бизәкне җентекләп сайлап, тырышып эшләде. Балалар бабайларның нинди түбәтәйләре булуы һәм нинди бәйрәмнәргә киюләре турында кызыксынып сөйләделәр», — ди үзәк психологы Марина Кицнак.

Фото «Радость» үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев