Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә социаль хезмәт алучылар белән Ватан геройлары турында сөйләштеләр

9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә.

9 декабрьдә Россиядә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә. Бу көнне без Советлар Союзы һәм Россия Геройларын, Дан ордены һәм Изге Георгий ордены кавалерларын хөрмәтлибез.

Ватан Геройлар көне уңаеннан Зәй үзәк китапханәсе китапханәчеләре «Радость» халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә «Тормышта батырлыкка урын бар» дигән тематик әңгәмә үткәрделәр.
Социаль хезмәтләр алучыларның өйләрендә булып, аларны әлеге көннең барлыкка килү тарихы һәм бөек полководецлар белән таныштырдылар.

«Әңгәмә барышында дәүләтебез геройларының фотолары да күрсәтелде. Шулай ук Чернобыль АЭСындагы коточкыч һәлакәтне бетерүдә катнашучылар, әфган һәм чечен сугышлары турында да сөйләшү булды», — ди китапханәче Елена Тимофеева.

Бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы батыр ир-егетләребез һәм Батырлык ордены белән бүләкләнгән якташларыбыз белән дә таныштырдылар социаль хезмәт алучыларны.

Фото китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев