Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә социаль проектны гамәлгә ашыру тәмамланды

2024 ел башыннан 30 ноябрьгә кадәр Зәй муниципаль районында «Игелекле ярдәмче» социаль проекты гамәлгә ашырылды.

Әлеге проект буенча «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре район ветераннар җирле иҗтимагый оешмасы белән берлектә гражданлык җәмгыятен үстерүгә республика конкурсында җиңгән грант акчасына эшләде.

-«Игелекле ярдәмче» проекты Зәйдә ялгыз өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итүдә мөһим адым булды. 2024 ел дәвамында «Пульс» отрядыннан 15 актив өлкән волонтер «Радость» үзәгеннән өйдә социаль хезмәт күрсәтүчеләргә төрле ярдәм күрсәтте. Бу вакыт эчендә бик күп чаралар оештырылды, алар ике як өчен дә бик күп уңай хис-кичерешләр һәм файдалы багланышлар китерде. Проект чараларына 90 өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар җәлеп ителде«, — ди социаль хезмәткәрләр.

Хәзер «Игелекле ярдәмче» проектына йомгак ясау һәм аны 2025 елга озайту турында планнар төзү вакыты җитте. «Радость» үзәге хезмәткәрләре әлеге проект өлкәннәрнең тормыш сыйфатын яхшыртуда конкрет нәтиҗәләр генә китереп калмыйча, ә өлкәннәргә һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән эшнең яңа юнәлешләрен формалаштыру өчен алшартлар да тудырды, дип билгелиләр.

Фотолар «Радость» үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев