Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә шикәр чөгендере уңышын җыюга әзерләнәләр

Зәй аграрийлары бөртеклеләрне урып-җыю эшләрен тулы куәттә алып бару белән беррәттән шикәр чөгендере уңышын җыюга да әзерләнә.

Районда әлеге культура 9 мең ярым чамасы гектарда игелде. Белгечләр билгеләвенчә, быел аның уңышы узган елга карый да мул булырга тора. Бер чөгендернең авырлыгы инде 578 граммны күрсәтә, шикәрлелек тә 12-13 процент белән исәпләнә. Уңышны җыеп эшкәртү өчен шикәр заводында соңгы әзерлек эшләре бара, шулай ук Иске Зәй бистәсендә урнашкан “Агрокөч-сервис” җәмгыятенең филиалы булган авыл хуҗалыгы техникасын төзекләндерү паркында шикәр чөгендерен казу, төяү техникалары, йөк машиналары төзекләндерелеп бетү алдында тора.

“Тиздән шикәр чөгендерен казуга керешәчәкбез, чөнки көннәрнең эссе торуы тамыразыкның шикәрлелеге яхшы гына артуга китерде. Расланган график буенча, 5 августтан барлык техника (комбайннар һәм төягечләр) ремонт эшләре тәмамланганнан соң агрофирмаларга җибәреләчәк. Кадрлар составы тулысынча тупланган. Чөгендер казу эшенә тәҗрибәле механизаторлар керешәчәк. Тулы куәттә шикәр чөгендере заводын эшләтеп җибәрү 15 августтан планлаштырыла”, - диде район башлыгы Разиф Кәримов.

автор фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев