Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә шигырь укучылар бәйгесе узды

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан чаралар дәвам итә.

Кичә шәһәрнең 4нче мәктәбендә “Туган телем – иркә гөлем” дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе узды. Анда шәһәр-район мәктәпләреннән 60тан артык укучылар катнашты. Укучылар берничә яшь категориясендә ярышты. Бәйгедә катнашучыларны район татар теле укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Миләүшә Миңнегулова сәламләде.

Чыбыклы мәктәбе укучысы Илгиз Әфләтунов Габдулла Тукайның “Су анасы” шигырен сөйләп, бәйгегә килгән укытучыларны, укучыларны таң калдырды. Ул I-IV сыйныф укучылары арасында Гран-прига лаек булды.

V-VI сыйныф укучылары арасында 4нче мәктәпнең V сыйныф укучысы Әминә Әхмәтҗанова Муса Җәлилнең “Дару” шигырен сөйләп, Гран-при алды. 6нчы мәктәпнең VI сыйныф укучысы Анжелина Васильева Фәнис Яруллинның “Анам теле” шигырен сөйләп - I дәрәҗә лауреат, 3нче мәктәпнең VI сыйныф укучысы Миләүшә Мөхәмәтдинова Роберт Миңнуллинның “Татар теле” шигырен сөйләп - II дәрәҗә лауреат, 2нче мәктәпнең VI сыйныф укучысы Рамазан Миннекәев Шәйхи Маннурның “Татар теле” шигырен сөйләп, III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

VII-VIII сыйныф укучылары арасында татар гимназиясенең VIII А сыйныфы укучысы Әминә Хөснетдинова Фәнис Яруллинның “Мин” шигырен сөйләп, Гран-при алды. 1нче мәктәпнең VIII сыйныф укучысы Фидан Насыйров Ленар Шәехнең “Татарстан – Ватаным” шигырен сөйләп - I дәрәҗә лауреат, 6нчы мәктәпнең VIII сыйныф укучысы Диләрә Хафизова Муса Җәлилнең “Яшь ана” шигырен сөйләп - II дәрәҗә лауреат, Сарсаз-Баграж мәктәбенең VIII сыйныф укучысы Алексей Краснов III дәрәҗә лауреат.

Шулай ук VII-VIII сыйныф укучылары арасында Кадер мәктәбенең VII сыйныф укучысы Анжелика Антонова Габдулла Тукайның “Кечкенә музыкант” шигырен сөйләп - I дәрәҗә дипломант, 4нче мәктәпнең VIII сыйныф укучысы Камилла Шведчикова - II дәрәҗә лауреат, 3нче мәктәпнең VII сыйныф укучысы Карина Камалова III дәрәҗә дипломант исеменә лаек булдылар.
Бәйгедә катнашучыларны жюри текстны дөрес итеп сөйләү - әйтелеш культурасы, темп, тон, интонация мәгьнәле акцентлар, башкару осталыгы критерийлары буенча бәяләде.

-Укучыларны бәйгегә әзерләгән укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Бәйгегә катнашкан һәр укучы тырышып әзерләнгән. Катнашучыларның әзерлекле килгәнлекләре күренеп тора, - ди жюри әгъзасы Эльза Нургалина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев