Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә семинарда катнашучылар агросәнәгать паркын карады

Кунаклар, “Зәй” агросәнәгать паркына килеп, җирле авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр товарлары белән таныштылар.

Агросәнәгать паркы җитәкчесе Руслан Рәхимҗанов биредә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрдән ит, сөт, яшелчә сатып алып, аларны эшкәртеп, төреп сату белән шөгыльләнә. Паркта ит эшкәртү, яшелчә, ярмалар төреп сату цехлары эшли. Узган ел гына да биредә 235 тонна ит, 370 тонна яшелчә эшкәртелеп реализацияләнгән. Алар авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә актив катнаша.

- Безнең  продукция сыйфатлы. Шуңа да курыкмыйча мәктәп туктлануы, социаль оешмалар һ.б.лар белән 53 килешү төзедек. Аларга продукция җибәреп торабыз, - ди Руслан Галимханович. 
Сөйләшүләр барышында биредә халыкка тәкъдим ителүче продукция ассортиментын тагын да арттыру мөмкинлекләрен карарга тәкъдим ителде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X