Зәйдә сәүдә нокталарыннан урлашу очраклары бар
Зәй районы эчке эшләр бүлегеннән хәбәр итүләренчә 15нән 21 июнь аралыгында дежур бүлеккә төрле хокук бозулар турында хәбәр итеп 121 кеше гариза белән мөрәҗәгать иткән.
Ике очракта сәүдә ноктасыннан урлашу теркәлгән.
17 июньдә 29 яшьлек ир-егет кибет киштәсеннән ике шешә аракы урлап чыкканда кассир тарафыннан тоткарлана, тик ул аңа карата көч кулланып качып китә.
Ә 19 июньдә даруханәдән 4 мең сумлык дару препаратлары урлау очрагы билгеле була. Ике очрак буенча да эчке эшләр бүлеге оператив төркеме эзләү эшләре алып бара.
Моннан тыш, мошенниклар бер зәйлегә электр счетчигын алыштырабыз дип компьютер мәгълүматларына керергә телиләр, уяу булу нәтиҗәсендә җинаять кылу мөмкин булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев