Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә сатуга чыршылар чыкты

Зәйдә Яңа ел бәйрәменең күрке - чыршылар сата башладылар. Сәүдә шәһәрнең ике мәйданчыгында – Яңа шәһәрдә һәм 35нче бистәдә оештырылган.

Без Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Ринат Насыйбуллиннан Яңа ел гүзәлләрен ничек сайларга һәм аны кайчан сатып алырга кирәклеге турында белештек.

- Буе 1,5 метрдан югарырак, әмма 2 метрдан артмаган чыршыларны сатып алу мәслихәт. Агачның кәүсәсе 6 сантиметрдан артык булырга тиеш, югыйсә ул сынырга мөмкин. Әгәр агачтан ылыс исе килмәсә, димәк, ул өшегән яки корыган. Агач утка чыдам состав белән эшкәртелергә тиеш. Беренчел күренешен озаграк сакласын өчен чыршыны 20 декабрьдән соң алырга кирәк, — дип аңлатма бирде Ринат Миңнуллович.

Һәркем өенә бәйрәм рухы кертеп, көтеп алынган Яңа елга  әзерләнә башлауны хуп күрә. Бәйрәмгә әзерлек белән мавыгып китеп, саклык чаралары турында да онытырга ярамый. Чыршыларны уттан ераграк куярга, шәм һәм төзек булмаган электр гирляндалары белән бизәүдән сак булырга кирәк. Моннан тыш, чыршы һәм башка ылыслы агачларны законсыз кискән очракта, штраф каралганны да онытмаска киңәш итә белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев