Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә «Шатлык» социаль ярдәм үзәге яңа проект өчен грант отты

Грантның бәясе — 903 182 сум.

«Шатлык» социаль ярдәм үзәге тагын бер кат Татарстан Рәисенең гражданлык җәмгыяте үсеше өчен тәгаенланган грантлар бәйгесендә җиңү яулады.

Яңа социаль проект «Авыр сулама, иркен сула!» («Хватит вздыхать, пора дышать!») дип атала. Аның максаты өлкән яшьтәге физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне сәламәт яшәү рәвеше алып баруга, спорт белән шөгыльләнүгә тарту. Проект ярдәмендә үзәккә тернәкләнергә килгән кешеләр, чыныгып, салкын тиюләргә тиз генә бирешмәскә күнегәләр, организмның төрле стрессларга каршы торучанлыгы арта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев