Зәйдә шартлы хөкем ителүчеләр тикшерелә
23 — 27 октябрьдә Зәйдә җәзаларны үтәтү инспекциясе полиция хезмәткәрләре белән берлектә «Шартлы хөкем ителүче» («Условник») операциясе уздыра.
Әлеге чара барышында алар инспекциядә исәптә торучыларның яшәү урынында булып, аларның тәртибен тикшерә. Шартлы рәвештә хөкем ителүчеләр белән әңгәмәләр уздырыла.
«Мондый чараларның төп бурычы хөкем ителүчеләр тарафыннан кабаттан җинаятьләр һәм административ хокук бозулар кылуны кисәтү булып тора. Хөкем карарын бозу очраклары күзәтелгән очракта, материаллар судка тапшырылачак», — ди җәзаларны үтәтү инспекциясе башлыгы Андрей Иванов.
Фото инспекциядән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев