Зәйдә санкцияләнмәгән коену урыннары буенча рейд узды
Һава температурасы +30 градустан югары күрсәткән бу көннәрдә зәйлеләр су коенырга еш йөри.
Әмма пляжларда ял итүнең имин булуы бик мөһим. 24 июльдә Зәйдә су коену урыннары буенча профилактик рейд узды.
Рейдта районның гадәттән тыш хәлләр, эчке эшләр бүлеге, шәһәр башкарма комитеты, Роспотребнадзор һәм башка хезмәтләр вәкилләре катнашты. Чараның максаты - шәһәр халкына суда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләрен, җиһазландырылмаган пляжларда коенуны тыю һәм елның эссе вакытында бәхетсезлек очракларын булдырмау турында искәртү иде.

Күзәтүләр барышында комиссия әгъзалары ГРЭС янәшәсендәге иске пляж урынында тыюларга һәм кисәтү аншлагларына карамастан, зәйлеләрнең ял итүләренә һәм су коенуларын дәвам итүләренә юлыктылар. Җиһазландырылмаган урыннарда сулык төбе тикшерелмәгән, анда куркыныч предметлар булырга мөмкин. Моннан тыш, мондый урыннарда суның сыйфаты санитария нормаларына туры килми һәм сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин.

Зәй шәһәре территориясендә су коену өчен бердәнбер рәсми урын – Иске Зәй бистәсендәге җиһазландырылган пляж. 2026 елда ул Татарстан Роспотребнадзоры мәгълүматлары буенча рөхсәт ителгән ял итү урыннары исемлегенә кергән .
Коткаручылар һәм муниципалитет вәкилләре зәйлеләрне куркынычсызлык кагыйдәләрен санга сукмаска һәм коену өчен куркынычсызлык чаралары тәэмин ителгән һәм коткару хезмәтләре кизү торган санкцияләнгән пляжларны гына сайларга өнди. Бүгенге көндә Татарстанда 15 җиһазландырылган пляжда, шул исәптән Иске Зәй бистәсе пляжында су коену рөхсәт ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев