Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә санитар өмә узачак

26 апрельдә Зәй муниципаль районында гомумрайон санитар чистарту өмәсе узачак, анда шәһәр һәм район халкы катнашачак.

Чара республика санитар-экологик икеайлыгы һәм экологик хәлне яхшыртуга һәм территорияләрне төзекләндерүгә юнәлдерелгән «ЭкоЯз» конкурсы кысаларында оештырыла.

Бу көнне йөзләрчә зәйлеләр урамнарга чыгып, паркларны, скверларны, ишегалларын һәм иҗтимагый киңлекләрне тәртипкә китерәчәк.

«Чистарту өмәсе — безнең төбәк экологиясенә мөһим өлеш кертү ул. Чисталык безнең һәрберебездән башлана, мондый акцияләр кешеләрне берләштерә, табигатькә сакчыл караш тәрбияли», — дип билгеләп үттеләр Зәй районы хакимиятендә.

Җыештыру эшенә предприятие, учреждение хезмәткәрләре, студентлар, мәктәп укучылары, волонтерлар һәм актив кешеләр чакырыла. Оештыручылар катнашучыларны кирәкле инвентарь — капчыклар, перчаткалар һәм тырмалар белән тәэмин итәчәк.

Ә «ЭКОяз» конкурсы ул — җыештыру гына түгел, ә агач утырту, чәчәк түтәлләре ясау һәм башка экологик инициативалар да ул. Соңыннан иң яхшы хезмәт коллективлары һәм иң актив катнашучылар рәхмәт хатлары һәм призлар белән бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев