Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә Сәмига әбине 100 яшьлек юбилее белән котладылар

7 апрельдә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, автоклуб хезмәткәрләре Зәйдә яшәүче Сәмига Әхмәтованы 100 яшьлек юбилее белән тәбрикләделәр.

Кешегә гомерне Ходай бүләк итеп бирә. Тик аның кемгә күпме булуы гына төрлечә. Сәмига әби гасырлар аша үтеп, тормышның ачысын-төчесен татыган хәлдә дә киләчәккә оптимист карашын, күңел көрлеген югалтмаган. Гасыр яшьтәше бүген дә зирәк акылында. «Улым эштән кайтуга аны ризыклар пешереп көтеп торам», — ди ул.

Сәмига Шакир кызы Башкортстанның Балтач районы Бүләк авылында туып үскән. Балачагы, үсмерчагы бик авыр вакытларга туры килгән. Ул чор кешеләрнең барысының да гыйбрәт итеп сөйләрлек үткәннәре бар. Бик яшьли әти-әнисез кала ул. Бертуган абыйсы аны үз канаты астына алып үстерә. 14 яшьтән чәчүен дә чәчә, урагын да ура, 17 яшендә тракторчылар курсын тәмамлап, колхозда тракторчы булып эшли. 1946 елда сугыштан яраланып кайткан Низаметдинга кияүгә чыгып, биш бала тәрбияләп үстерәләр. Җәй көне ел саен 3шәр гектар чөгендер эшкәртәләр. Гомумән, нинди эшкә кушсалар, шуны намус белән башкара ул. Колхозда төрле эшләрдә эшләп, лаеклы ялга чыга.

«Сәмига әби тыныч кына үзенең үткән гомер юлын — күргәнен-кичергәннәрен сөйләде. Баксаң, бер гомерлек тарих! Россия Президенты, Татарстан Рәисе, район башлыгы котлауларын сөенеп кабул итеп алды ул. Аларга, һәммәсенә дә үзенең рәхмәтен һәм изге теләкләрен җиткерде», — ди автоклуб җитәкчесе Сирена Хөснетдинова.

Зәй якларына Сәмига апаны балалары алып килә. Бүгенге көндә балалары хөрмәтендә гомер кичерә ул. Җиде оныгы, унике оныкчыгы якын итеп, яратып еш дәү әниләре янында кунакта була. Балалары, оныклары да акыллылар, бу тормышта үз урыннарын табып, үз юлларыннан ныклы адымнар белән атлыйлар. Бүген оныгы Рамил Ватаныбыз иминлеген саклап махсус хәрби операциядә катнаша. Башкалар борчуына борчылып, шатлыгына сөенеп, үзе беркемне дә борчымыйча яшәп ята ул.

-Бик озын гомер кичердем, тормышымда төрле вакытлар булды. Ил-көннәребезнең тыныч булуын телим, — ди Сәмига әби.
Йөзъяшәр ветеранны юбилее көнендә районы җитәкчеләре дә тәбрик итте. Район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин аңа Россия Президенты, Татарстан Рәисе, район башлыгының котлауларын җиткереп, бәрәкәтле гомер теләп, бүләкләр тапшырды.

Фотолар автоклубтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев