Зәйдә “Сәләтле бала-2023” төбәк конкурсына йомгак ясалды
Бәйгедә Зәй, Түбән Кама, Алабуга, Баулы районнарыннан 29 бала катнашты.
28 ноябрьдә Зәйнең “Алтынчәч” балалар бакчасында “Сәләтле бала-2023” III төбәк конкурсына йомгак ясалды.
Бәйге Россиядә игълан ителгән Педагоглар һәм остазлар елына багышланды. Ул “Хыялым - тәрбияче булу” темасын үз эченә алып, читтән торып оештырылды.
Бәйгедә Зәй, Түбән Кама, Алабуга, Баулы районнарыннан 29 бала катнашты. Катнашучылар иҗади эшләрендә конкурс темасының төрле аспектларын чагылдырырга тырыштылар.
Конкурс нәтиҗәләре буенча төрле номинацияләрдә иң яхшы эшләр билгеләнде.
Зәйнең «Кояшкай» балалар бакчасыннан Аяз Минңегалиев Гран-прига лаек дип табылды.
«Алтынчәч»тән Ясминә Әхмәтҗанова, «Салават күпере»ннән Хәят Хәсәнова, Алабуганың 1нче гимназиясеннән Сәлим Хәсәнов I урынга лаек булды.
Түбән Каманың «Мирас» һәм 15нче бакчасыннан Айлин Гыйләҗева һәм Милана Новикова, Зәйнең «Күкчәчәк» бакчасыннан Ясминә Сибгатуллина, «Шатлык»тан Айзилә Биккинина II урында.
Зәйнең «Кыңгырау чәчәк» бакчасыннан Ясминә Лифадеева, «Якты коңгыз»дан Рамина Попова, «Уймак кыз»дан Сәидә Хәсәнова, Баулының «Кыңгырау чәчәк» бакчасыннан Амилә Гәрәева III урынга чыктылар.
Калган балалар төрле номинацияләрдә дипломнар белән бүләкләнделәр.
Фотолар “Алтынчәч” бакчасыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев