Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә сәламәтлек көне үткәрелде

Зәйдә «Радость» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Безнең җәй» программасы буенча эш дәвам итә. Ул «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.

Бу көннәрдә үзәктә  “Сәламәтлек көне” узды. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре җәйге гадәти көнне актив гаилә бердәмлегенең чын бәйрәменә әйләндерделәр, анда беренче планга спорт рекордлары түгел, ә үзара ярдәмләшү чыкты.

Чара  программасы гаиләнең һәр әгъзасының мөһимлеген ассызыклау өчен эшләнгән иде. Ул төрле яшьтәге бертуганнардан торган командаларның масштаблы спорт эстафетасыннан башланды. Туп белән йөгерү, кыршаулардан «туннель», гимнастик таяклар ярдәмендә «кичү» кебек каршылыкларны үтеп, балалар бердәм механизм буларак эшләргә өйрәнделәр. Иң дулкынландыргыч һәм символик этап «гаилә бәйләнеше» булды, анда өлкән һәм кече бала аякларын бергә бәйләп  йөгерделәр. Бу момент ныклы гаиләдә барысы да бер-берсенә бәйле икәнен ачык күрсәтте.

Физик активлыктан соң интеллектуаль бердәмлек өчен вакыт җитте. Сәламәт яшәү рәвеше турындагы викторина күрсәткәнчә, нык гаиләдә белем дәреслекләрдән түгел, ә йөрәктән йөрәккә күчә. Дөрес туклану, гигиена һәм көн режимы турындагы сораулар әңгәмә өчен сәбәп булды. 

«Мин эстафетада беренче тапкыр энем белән бергә катнаштым. Гадәттә без ишегалдында йөрибез, ә монда-уртак максат, азарт, шатлык. Өйгә арыган, ләкин бәхетле булып кайттык”, - дип уртаклашты Андрей. 

«Викторина уены мине гаҗәпләндерде. Мин сабыйлар зарядка һәм режимның ни өчен кирәклеген белмиләр дип уйладым. Ә минем сеңлем барысыннан да яхшырак җавап бирде. Сеңлем белән горурланып тыңладым”, - ди Алина. 

 «Радость» та сәламәтлек көне гади хакыйкатьне тагын бер кат раслады. Ныклы гаилә — ул паспорт буенча кан бәйләнеше генә түгел. Бу уртак эшләр, бергә шатлану, ярдәм һәм өлкәннәрнең шәхси үрнәге.

 «Гаилә» илкүләм  проектының төп максаты да нәкъ менә  шул инде.

фотолар cоциаль үзәктән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев