Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә сайлау участоклары ишекләрен ачты

Бүген 8 сентябрьдә VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар үткәрелә. Зәй районында инде барлык 61 сайлау участогы да иртәнге сәгать 7дән ишекләрен ачты. Алар кичке сәгать 8гә кадәр сайлаучыларны кабул итәчәк.

Шәһәрдә – 20, район авылларында – 41 сайлау участогы эшли. Алар барысы да мәктәп, мәдәният йорты, спорт учреждениеләре биналарында беренче катта, кешеләргә уңайлы урыннарда урнаштырылган.
Район авылларында 9 меңнән артык, ә шәһәрдә 28  мең ярымнан артык сайлау яшендәге кеше исәпләнә. Шулардан авылларда беренче мәртәбә сайлауларда катнашучылар – 56, ә шәһәрдә 100дән артык. Сайлау участокларында яшь сайлаучыларга һәм  беренче булып килеп сайлаганнарга истәлекле бүләкләр тапшыру каралган. Һәркемнең үз гражданлык бурычын үтәп, тавыш бирүләрдә катнашуы мөһим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев