Зәйдә Шәһәр көненә килүчеләрне китапханәчеләр әдәби-музыкаль кунакханәгә чакырдылар
Шәһәр көнендә Ринат Фәрдиев исемендәге паркта китапханәчеләр үз мәйданчыгын булдырып, осталар Равил Әхәтов һәм Вячеслав Ботуновның агачтан эшләнгән эшләнмәләреннән, туган як темасына китап күргәзмәләре тәкъдим итте.
Шәһәр көненә багышланган бәйрәм программасы җирле шагыйрьләр һәм балалар музыка мәктәбе музыкантлары катнашында узды. Композициянең беренче өлеше Татарстан Республикасына һәм яраткан шәһәребезгә багышланды. Икенче өлештә бүгенге көнгә актуаль тема — тынычлык турында сүз барды. Патриотик җырлар, Россия армиясе хәрбиләренә, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга рәхмәт сүзләре яңгырады.
Фотолар үзәк китапханәдән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев