Зәйдә Шәһәр көнендә бүләкләр тапшырылды
Зәйлеләр Шәһәр көнен көтеп ала. Шуңа күрә чарага килүчеләр дә күп.
Бәйрәмнең тантаналы өлеше театральләштерелгән күренеш һәм Зәй районы башлыгы Разиф Кәримовның котлау сүзе белән башланып китте.
— Республикабыз Россиянең иң көчле, алдынгы төбәкләренең берсе буларак казанышларын арттыра бара — сәнәгатьтә, авыл хуҗалыгында, төзелештә, социаль өлкәдә күрсәткечләребез тотрыклы. Яңа заманча технологияләр гамәлгә керә, илкүләм мөһим программалар тормышка ашырыла, күпмилләтле халкыбыз киләчәккә якты өмет белән яши. Республика казанышларында зәйлеләрнең дә өлеше бар. Бу көннәрдә районыбыз хезмәтчәннәре техник культуралар уңышын җыю белән мәшгуль, хуҗалыкларда җир эшкәртү, терлек азыгы әзерләү, көзге чәчү дәвам итә. Дистәләгән объектта төзелеш, капиталь ремонт эшләре башкарылды, юллар, ишегаллары төзекләндерелде. Чын күңелдән һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, бәхет, барлык уй- ниятләрегезнең чынга ашуын, иминлек телим. Илләребездә тынычлык урнашсын! Шәһәр һәм Республика көне белән сезне, хөрмәтле зәйлеләр! — диде чыгышында район башлыгы.
Шулай ук бәйрәмдә бер төркем хезмәт алдынгыларына бүләкләр дә тапшырылды. Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда күрсәткән хезмәтләре һәм намуслы хезмәте өчен Зәй мәшгульлек үзәгенең эшкә урнаштыру һәм махсус программалар бүлегенең әйдәп баручы инспекторы Людмила Борисовага «Татарстан Республикасының атказанган социаль яклау хезмәткәре» мактаулы исеме бирелде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм җирле үзидарә үсешенә керткән өлеше өчен район башлыгы урынбасары Петр Уразайкинга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды, район Советының мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати куркынычсызлык бүлеге башлыгы Илнар Идиятовка Татарстан Республикасы Рәисе Рәхмәте белдерелде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне өчен балалар музыка мәктәбенең баян классы укытучысы Надежда Красильниковага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте игълан ителде.
Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарында нәтиҗәле эшчәнлеге өчен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Розалия Архипова, Регина Камалова «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» ассоциациясе Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Бәйрәмдә «Хезмәт кешесе» конкурсына да нәтиҗә ясалды. Конкурсның «Хезмәт кешесе» номинациясендә 6нчы мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Людмила Тихонова җиңүче дип танылды. «Иң яхшы предприятие (учреждение, оешма) хезмәткәре» номинациясендә «Зәй» спорт мәктәбе тренеры Айрат Минһаҗев, «Зәй» агрофирмасы тракторчы-машинисты Рәсим Мөфтеев, ГРЭСның электр цехы мастеры Александр Клепиков бүләкләнде.
Россия Федерациясе хәрбиләренә — махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына күрсәткән ярдәме өчен «Татнефтедор» ҖЧШнең Зәй автомобиль юллары идарәсе башлыгы Фидаил Хәернасовка Татарстан Республикасы хәрби комиссары Рәхмәт хаты тапшырылды.
Хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүдә, шулай ук гуманитар ярдәм җыюда һәм илтүдә актив катнашканнары өчен район чернобыльлеләр берлеге һәм керәшен җәмгыяте рәисе Валентин Атласов, «Зәй җылысы» хәйрия фондының башкарма директоры Марат Кыямов, шәхси эшмәкәрләр Лилия Тихонова, Ришат Шакиров, Виталий Софин,
«Зәй крекеры» АҖ директоры Денис Кукушкин «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Рәхмәт хатына ия булды.
«Урман әкияте» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Ольга Долгова, 1нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Земфера Габдрахманова, татар гимназиясенең сынлы сәнгать һәм технология укытучысы Юлия Горшкова, политехник көллиятенең производствода укыту мастеры Светлана Иванова, 2нче мәктәпнең физик культура укытучысы Рөстәм Мәгъдиев, «Миләшкәй» бакчасы тәрбиячесе Татьяна Никитина, 4нче мәктәпнең өстәмә белем бирү педагогы Ольга Скребкова, Бохарай мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфирә Хәсәншина, Кадер мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Әнисә Чикина һәм физика-математика укытучысы Рәсимә Нәбиуллина, Ал. Бистәсе мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльза Чуприковага «Мактаулы остаз» билгесе бирелде.
Бер төркем яшь зәйлеләргә паспортлар тапшырылды.
Балалар өчен аттракционнар эшләде, туңдырма фестивале, уеннар оештырылды.
Соңрак бәйрәмгә килүчеләр «Энергетик» Мәдәният сарае һәм район мәдәният йорты коллективлары, якташыбыз, татар эстрадасы артисты Ясмин чыгышын карап хозурланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев