Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә шәһәр яны балалар ял лагерьларенда эш башланды

Балаларның җәйге каникуллары башлану, хезмәт һәм ял лагерьларенда шау-шулы тормыш башлануын да аңлата.

Быел районда мөмкин кадәр күп баланы ял лагерьларе белән мәшгуль итү өчен район яшьләр эшләре идарәсе белгечләре яз башыннан исемлекләрне барларга керештеләр. 

Зәй районы территориясендә өч балалар ял лагеры гамәлдә. “Ялта-Зәй” лагерында беренче смена 31 майдан эшли. Бирегә Зәй һәм республиканың башка районнарыннан 290 бала килде. Алар табигать кочагындагы лагерьда урнашу, көн тәртибе белән танышу белән мәшгульләр. 

Ә бүген  – 1 июньдә “Ялта-Зәй”дә кичен лагерь эшен тантаналы ачу булды. Анда балаларга имин ялларны район башлыгы Разиф Кәримов, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, аның урынбасары Регина Камалова, идарә башлыклары теләделәр. Шулай ук бүген “Факел” лагеры - 105, “Созвездие”-“Йолдызлык” лагеры 125 бала өчен беренче сменада ишекләрен ачты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев