Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе билгеләнде

Бүген Зәйдә дүртенче чакырылыш Зәй муниципаль районы Советының утыз дүртенче һәм дүртенче чакырылыш Зәй шәһәре Советының утыз дүртенче утырышы булды. Бу хакта муниципаль район сайты хәбәр итә.

Утырышлар көн тәртибенең төп мәсьәләләре: шәһәр һәм район Советларының кайбер карарларына үзгәрешләр кертү, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын биләүгә конкурс нәтиҗәләре турында иде. Конкурс комиссиясенә ике кандидатура тәкъдим ителде, депутатлар моңа кадәр шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгән Наталья Геннадьевна Павлова өчен бертавыштан тавыш бирделәр. Шулай ук утырышларда Зәй муниципаль районының иҗтимагый советы нигезләмәсе турындагы, «Маяк» һәм «Алга җибәрү» территориаль иҗтимагый үзидарәләре чикләрен билгеләү турындагы мәсьәләләр каралды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев