Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә «Шагыйрь рухы безнең күңелләрдә» дип аталган әдәби чара үтте

24 апрельдә үзәк китапханә хезмәткәрләре Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясенең VIII сыйныф укучылары өчен Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулуга багышланган «Шагыйрь рухы безнең күңелләрдә» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.

Салкын кыш үтеп, яз җиткәч, халкыбыз бөек язучы Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Һәр ел саен мәктәпләрдә, китапханәләрдә сөекле шагыйребез иҗатына багышлап, әдәби кичәләр уздырыла.

Балалар шагыйрьнең тормыш юлы турында бай мәгълүмат алдылар. Ватан, туган тел темалары, гади халык тормышына кагылышлы шигырьләр укыдылар, әкият-поэмалар белән таныштылар. Очрашу барышында укучылар шагыйрьнең әкиятләре һәм шигырьләре буенча викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр, «Бала белән күбәләк», «Кызыклы шәкерт» шигырьләрен рольләргә бүлеп укыдылар, Тукай әсәрләре буенча рәсемнәр ясадылар. Чара ахырында балалар бик теләп татар халкының гимнына әйләнгән «Туган тел» җырын башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев