Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зәйдә сабыйлар велосипедларда җилдерде

Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында, Халыкара балаларны яклау көне якынлашу уңаеннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр велосипедларда ярыштылар.

- Сабыйлар арасындагы мондый төр ярышлар инде 2018 елдан бирле балаларны сәламәт яшәү рәвеше алып баруга тарту, спорт белән кызыксындыру максатында үткәрелә. Аннан соң балалар велосипедларда куркынычсыз хәрәкәт итү осталыгын да шомарталар, - ди ярышларның баш хөкемдары, Симашев исемендәге спорт мәктәбе тренеры Юрий Худяков.   
Балалар командаларга бүленеп эстафета ярышларында сыналды. Иң җитезләр дип “Салават күпере” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр танылды. Икенче урында – “Уймак кыз”, өченчедә – “Кыңгырау чәчәк” бакчасы командалары булды. 
Ә шәхси беренчелектә иң яхшы нәтиҗәне “Уймак кыз”дан Егор Хәмидуллин белән “Салават күпере”ннән Айлин Йосыпова күрсәттеләр. Икенчедә - Богдан Дубровин (“Уймак кыз”), Валерия Еремеева (“Урман әкияте”), өченчедә  - Даниил Запускалов белән Зилә Бахтевәлиева (“Уймак кыз”). 

Ирина Смирнова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев