Зәйдә сабыйлар “яңалыклар дөньясына” экскурсия ясадылар
Зәйнең “Урман әкияте” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр профориентация кысаларында район массакүләм мәгълүмат чаралары эше белән таныштылар.
“Зәй-информ” редакциясендә бүген аеруча шау-шулы, күңелле булды. Безгә кунакка “Урман әкияте”ндә тәрбияләнүчеләр килде.
Нәниләр өчен экскурсияне шәхсән баш мөхәррир Александр Исаков үткәрде. Ул берникадәр вакытка яңалыклар туа торган гаҗәеп дөнья буенча яхшы гид булды. Балалар, зур театр сәхнәсе артындагы кебек, эш кабинетлары буйлап йөреп, безнең медиахолдингның иң кызыклы почмакларына күз салдылар.
Балалар Зәй телевидениесенең ничек эшләвен, районның “Зәй офыклары”, “Новый Зай” газеталарының бастырылуга ничек әзерләнүен, электрон массакүләм мәгълүмат чаралары һәм радионың ничек гамәлдә булуын күрделәр. Александр Кузьмич гади сүзләр белән журналист һөнәре турында сөйләде. Журналист — ул барлык вакыйгаларны белергә һәм дөрес итеп сөйләргә, язарга тиеш диде.
Балалар телевидениегә һәм матбугатка нинди яңа технологияләр килүе турында күзләрен зур ачып тыңладылар. Ә аларны иң сокландырганы, “Зәй офыклары” газетасы калыплау остасы Гүзәл Әхмәтшина эшләгән, балаларның үзләре төшерелгән фото куелган газета бите булды. Чөнки Гүзәл апалары берничә минут эчендә компьютерда газетаның беренче битен ясап, балаларга бүләк итте.
“Без мондый очрашуларга һәрвакыт шат. Алар безнең балаларга газетадагы һәр юл һәм эфирдагы һәр кадр артында нинди эшләр торуын күрергә, бу һөнәргә кызыксыну уятырга ярдәм итә. Шулкадәр җылылык һәм шатлык бүләк иткәнегез өчен рәхмәт сезгә”, - диделәр тәрбиячеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев