Зәйдә сабыйлар Гаилә көнен үзенчәлекле итеп билгели
Зәйнең «Салават күпере» балалар бакчасында төрледән — төрле чаралар үткәрелеп тора. Бүген алар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен дә онытмадылар.
«Мин Ромашка бүләк итәм» дип аталган квест-уен шушы истәлекле көнгә багышлап уздырылды.
Чәчәкләрне өзмәс һәм табигатькә зыян китермәс өчен, әкият герое балаларга бәйрәм символы булган ромашкалар ясарга тәкъдим итеп, һәр тукталышта берәр чәчәк таҗы бирергә дигән вәгъдәсендә торды. Балалар шатланып, кызыксынып маҗаралар эзләп юлга кузгалдылар.
«Ышанычлы йорт», «Мин үз гаиләмне яратам», «Гаилә», «Гаилә традицияләре», «Почемучки», «Спорт сөючән» һәм «Музыкаль» тукталышларында балалар төрле биремнәр үтәп, «көчле», «яраткан», «зур», «дус», «кызыксынучан», «спорт сөючән», «яхшы» дип язылган ромашка таҗлары алдылар. Шул таҗлардан балалар ромашка чәчәген җыйдылар.
Бәйрәм бик күңелле үтте, балалар канәгать калды. Шулай ук бакча ишегалдында «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә» багышланган ике фотозона да куелган иде, анда һәр бала үзенең әти-әнисе, әби-бабасы, туганы белән истәлеккә сурәткә төшә алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев