Зәйдә Сабантуенда контракт буенча хезмәткә чакыру буенча махсус нокта эшләде
Зәй Сабантуендагы патриотик мәйданчыкта махсус хәрби операциядәге якташларыбызга оештырылучы ярдәм чаралары, контракт буенча хәрби хезмәткә чакыру көнүзәк темаларның берсе иде.
Биредә киптереп әзерләнүче ризыклар, коры душ, окоп шәмнәре ясау, маскет челтәрләр үрүчеләр үз эшләрен күрсәтте. “Җылы Зәй” хәрәкәте оешмасы һәм “Ватанны саклаучылар фонды” җирле бүлеге эшчәнлеге гәүдәләндерелде. Хәрби комиссариат тарафыннан махсус палатка да куелган иде, биредә теләгән һәркем килеп, хәрби операциядә катнашырга контракт төзи алды, аның тәртибе белән танышу мөмкинлеге тудырылды.
“Безнең палаткага килеп хәрби хезмәткә контракт төзергә теләүчеләр булды. Аларга ничек документлар тутырырга, хезмәт шартлары, түләүләр турында тулы аңлатма бирдек. Биредә үк автоматны сүтеп җыярга, башка кораллар белән танышырга да мөмкинлек тудырылды”, - диде Казаннан килгән хәрби Андрей Спиренков.
Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Татарстанда контракт төзергә теләүчеләргә түләүне 505 мең сумга кадәр арттырырга карар кылды. Бу акчалар РФ Саклану министрлыгы бирә торган 195 мең сум түләүгә кушыла. Яңа контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәмнең гомуми күләме, Татарстан шәһәрләреннән, муниципаль районнарыннан һәм предприятиеләреннән ярдәм чараларын исәпкә алганда, бер миллион сумга кадәр җитәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев