Зәйдә Сабантуе традицион ат чабышлары белән башланачак
Зәйдә район Сабантуе 10 июньдә ат чабышлары белән башланып китә. Гадәттәгечә ул шәһәр ипподромында үтә. Быел биш төрдә ярышлар уздыру планлаштырыла.
Ат чабышлары каршылыклар аша сикереп узышу буенча, 1,8 км. арага татар атлары, 2 яшьлек чиста токымлы узыш атлары, 3 яшьлек чиста токымлы атлар, 2,4 км. арага җирле эшмәкәрләр атлары узышлары булачак.
Ат чабышларында катнашу өчен 8 июньгә кадәр Зәй районы авыл хуҗалыгы идарәсенең терлекчелек буенча бүлегенә +7(85558) 7-08-01 телефоны белән шалтыратып язылырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев