Зәйдә руль артына алкоголь кулланып утырган яшүсмер тоткарланган
Узган атнада руль артына алкоголь кулланып утырган өч машина йөртүче тоткарланган.
Аларның берсе — балигъ булмаган 17 яшьлек яшүсмер.
23 — 28 гыйнварда район эчке эшләр бүлегенә төрле хокук бозулар турында 127 хәбәр һәм гариза кергән. Бу чорда шәһәр-районда 8 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларның берсендә тән җәрәхәтләре алучы бар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 70 очрагы теркәлгән. Руль артына алкоголь кулланып утырган өч машина йөртүче тоткарланган. Аларның берсе — балигъ булмаган 17 яшьлек яшүсмер.
«Әлеге факт буенча тикшерү материалы балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенә җибәреләчәк, шуннан соң әлеге яшүсмергә карата карар кабул ителәчәк», — дип хәбәр итәләр район эчке эшләр бүлегеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев