Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә Россия көнендә яшүсмерләргә тантаналы шартларда паспортлар тапшырдылар

Документлар тапшыру тантанасы Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркындагы сәхнәдә узды.

12 июньдә, Россия көнендә, Зәйдә паспорт тапшыру тантанасы булды. 21 яшь кеше "Без — Россия гражданнары!" бөтенроссия акциясе кысаларында беренче паспортын алып, илнең тулы хокуклы гражданины булды.
Балалар шулай ук «Беренчеләр хәрәкәте» гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең җирле бүлекчәсеннән истәлекле бүләкләр дә алдылар.
Ә яшь зәйлеләргә паспортларны Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов  тапшырды. Муниципалитет җитәкчесе яшүсмерләрне истәлекле вакыйга белән котлады, аларга үз иленең лаеклы гражданнары булуларын, яхшы укуларын һәм кече Ватаннарын яратуларын теләде.
Азалия Әхмәтшина, Рената Әхтәмова, Сергей Беденко, Илнур Биктимиров, Алексей Борзов, София Бутяева, Ксения Бохарова, Алексей Волощенко, Илхан Гәрәев, Никита Ибраһимов, Алмаз Калистратов, Аэлита Ксенофонтова, Кирилл Куралесов, Салават Минекаев, Марсель Мостафин, Виктория Панова, Егор Попов, Самира Салиева, Алиса Тимеркәева, Данис Ханнанов, Виктория Харитонова беренче төп документны алдылар.
 Илнең төп документын Россия көнендә алу вакыйгага аерым патриотик әһәмият бирде һәм, һичшиксез, гомерлеккә истә калырлык вакыйга булды.

 

Ирина Смирнова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев