Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә Россия көненә багышланган чара үтте

10 июньдә Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында көндезге тору бүлегенең социаль хезмәт алучылары өчен Россия көненә багышланган чара — «Мин Россиядә яшим» танып-белү уен-сәяхәте узды.

Чара «Мин, син, ул— бергә тулы бер ил» җырына видеороликтан башланды. Дуслык һәм бердәмлек гимны бөтен чарага тон бирде: безнең өчен һәркем мөһим, ә бергә без-бер зур гаилә. 

Аннары Россия Федерациясенең төп символлары турында презентация һәм викторина булды. Катнашучылар дәүләт символларын кабатладылар һәм Россия территориясендә төрле милләт кешеләренең дус-тату  яшәве турында сөйләштеләр. Һәр халыкның үз традицияләре, тарихы, бәйрәмнәре һәм милли киемнәре бар, катнашучылар алар турында да фикер алышты.

Аннары балалар милли уеннар белән таныштылар һәм күңелле вакыт үткәрделәр. Чарада катнашучылар  бернинди чикләүләр дә аларга үз иле өчен горурлык хис белән янарга  һәм бары тик бәхетле булырга комачауламавын тагын бер кат төшенделәр.

фотолар социаль үзәктән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев