Зәйдә Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясендә капиталь ремонт тулы куәткә бара
1 августка Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе капиталь ремонттан соң ишекләрен ачачак.
Бу хакта район башлыгы Разиф Кәримов шулай дип белдерде.
Бүгенге көндә татар гимназиясендә капиталь ремонт эшләре 45-50 процентка башкарылган. Бинаның тышлыгы тулысынча сүтелгән. Аны яңадан тышлау өчен эш башланган инде. Гимназиянең дүртенче, өченче катларында электр чыбыклары яңартылган. Хәзерге вакытта сылау, агарту эшләре бара. Ишекләр алыштырылган, идәннәргә плитәләр җәелгән. Гомумән, капиталь ремонт эшләре алдан әзерләнгән проект буенча, үз вакытында төгәлләнер дип көтелә.
Илнар Идиятов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев