Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә республикадагы фәнни-технологик үсеш елында үзенчәлекле бәйге бара

Зәй районы мәгариф идарәсе балалар иҗат йорты белән берлектә Татарстанда игълан ителгән фәнни-технологик үсеш елы, Россиядәге Гаилә елы кысаларында «От замысла к изобретению-2024» дип исемләнгән бәйгене башлап җибәрде.

Оештыручылар бәйгенең максаты — яшь буында проект эшләренә, тикшерү-эзләнү, уйлап табуга кызыксынуны арттыру, дип билгелиләр. Ул тугыз номинация буенча үткәрелә. «21 гасыр Кулибины» нда балалар электрон уенчыклар, радиотехник чаралар, робототехника эшләнмәләре тәкъдим итә алалар.

 «Россия сувенирлары» нда гамәли-декоратив эшчәнлек чагылыш таба, анда агач, төймә, балчык, металл, күн һ.б. әйберләр кулланып төрле милләт орнаментлары кертеп сувенирлар әзерләү күздә тотыла. «Агачны бизәп ясау» да агачны кисеп, төрле фигуралар кертеп эшкәртү игътибарга алына. Шулай ук кәгазьдән оригамилар, төрле композицияләр әзерләү, традицион булмаган материаллардан оригиналь жанр тудыру, халык сәнгатенә мөрәҗәгать итеп чигү, тегү, бәйләү эшләре башкару, рәсем сәнгате буенча картиналар, скульптура ясау, декоратив-гамәли сәнгатьтә мозаикалар, пыялага сурәт төшерү, җепләрдән картиналар эшләү дә бәйгегә кабул ителә.

Фотолар район мәгариф идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев