Бүген Зәйнең 4нче мәктәбендә фәнгә беренче адымнарын ясаучы мәктәп укучылары арасында III республика фәнни-гамәли конференциясе үтте.
“Эзләнүләр офыклары һәм уңышлар” дип аталган бәйгедә балаларның фәнни эшләре 6 секциягә бүленеп каралды. Анда Зәй районы һәм күрше-тирә районнар мәктәпләреннән 82 эш тәкъдим ителде.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы белән уздырылучы конференциягә республиканың төрле шәһәр һәм районнарыннан эшләр килгән иде, кызганыч, ерак районнар төрле сәбәпләр аркасында катнаша алмадылар. Каралган эшләр арасында Зәй, Әлмәт, алабуга, Түбән кама районнары мәктәпләреннән килгәннәре бар иде. Үзенчәлекле конференциягә 4нче мәктәп коллективы, укучылар ныклап әзерләнә. Биредә катнашучылар игътибарына “Тере музей” , Яңа ел уенчыклары әзерләү буенча мастер-класс, “фито-бар” тәкъдим ителде. «Эзләнүләр офыклары һәм уңышлар» конференциясе 4нче мәктәптә инде 2005 елдан бирле уздырыла. Шуның унөч елын ул төбәк конференциясе буларак үткәрелсә, соңгы өч тапкырында республика статусын алды. Ул Алабуга педагогика югары уку йорты, шәһәрнең эре предприятиеләре белән берлектә үткәрелә.
— Безнең конференция укучыларны төрле өлкәдә фәнни эшләргә тарту белән беррәттән, үзенә күрә профориентация чарасы да булып тора. Чөнки югары уку йортлары һәм шәһәребез приедприятиеләре белгечләре белән укучылар якыннан аралаша ала. Ә алар исә үз чиратында секцияләрдә жюри составында үзләренә киләчәк белгечләрне дә барлыйлар, — диде мәктәп директоры Альбина Ларина.
Конференциядә укучылар эшләре экология-химия, валеология-биология, математика-техник иҗат, филология, туган як тарихын өйрәнү- тарих, лингвистика секцияләренә бүленеп тыңланды. Һәр бүлектә әлеге өлкәләрдә хезмәт куючы белгечләр, педагоглар эшләргә бәя бирде.
Мәсәлән, “Филология” бүлегендә шәһәрнең 6нчы мәктәбе унберенче сыйныф укучысы Диләрә Хафизова “Муса Җәлил иҗатында ана образын” өйрәнүен тәкъдим итте. Диләрә батыр шагыйрьнең төп рухи көч җирүчесе дип әнисен чагылдырды, сәнгатьле итеп шигырь сөйләве дә сокландырды. Кече яшьтәгеләр арасында 4нче мәктәпнең бишенче сыйныф укучысы Демид Савгильдинның ата образын гадәти тормыш мисалларында калкуландырып күрсәтүе һәм гаиләдә тәрбия мәсьәләсендәге роле бик кызыклы өйрәнелгән иде. Алар икесе дә бәйге җиңүчеләре булдылар. Ә менә 6нчы мәктәпнең бишенче сыйныф укучысы Әгъзам Сәхбиев берьюлы ике номинациядә “Туган як тарихын өйрәнү” һәм “Валеология-химия” дә җиңү яулады. Мәртәбәле жюри аның эшләрен искиткеч дип бәяләде.
Һәр секциядә яшь аерымлыкларына карап берәр җиңүче билгеләнде һәм призерлар ачыкланды. Мәктәпнең актлар залында соңыннан аларга җиңүче һәм призерлар дипломнары тантаналы төстә тапшырылды.
автор фотолары
Нет комментариев