Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә республика балалар сәламәтләндерү лагерьлары фестивале уза

Бүген Зәйнең Ринат Фәрдиев исемендәге паркында «Иң яхшысы — балаларга» II республика сәламәтләндерү лагерьлары фестиваленә старт бирелде.

Фестиваль Россиядә — Гаилә, Татарстанда — Фәнни-технологик үсеш һәм Зәй муниципаль районында Батырлык һәм бердәмлек елы кысаларында спорт ярышлары — футбол, волейбол һәм иҗади сынауларны үз эченә алган программадан гыйбарәт. 

Чарада Зәй районы территориясендә урнашкан «Йолдызлык», «Факел», «Ялта-Зәй» һәм Яшел Үзән районының «Пионер» лагерьларыннан балалар катнаша. 

Фестивальдә катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының «Җәй» балалар һәм яшүсмерләрнең сәламәтләндерүен, ялын һәм мәшгульлеген оештыру үзәге директоры Илдар Дәүләтшин сәламләделәр. 

-Балалар — безнең киләчәгебез. Җәй — ул ял вакыты, онытылмас мизгелләр. Киләсе елга фестивальдә тагын да күбрәк лагерь катнашыр дип өметләнәбез. Бүген сезгә яңа дуслар табу, үзегезнең сәләтегезне күрсәтү өчен мөмкинлекләр ачыла. Бу — иҗат та, спорт та. Фестивальнең Зәй шәһәрендә узуы сезгә аның спорт объектлары, матур парклары белән танышу мөмкинлеге бирә, — диде чыгышында Эмиль Эдуардович. 

Проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә, муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсы кысаларында гамәлгә ашырыла. Яшьләрнең үз-үзләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән «Мәгариф» илкүләм проекты максатларына туры килә. 
-Республика территориясендә 124 шәһәр яны балалар сәламәтләндерү лагере эшли. Бу — Россиядәге иң зур күрсәткеч. Шуңа күрә, балалар, сезгә горурланырлык нәрсәләр бар. Татарстанда балалар ялы үсештә. Һәм Зәй районы Татарстанның балалар ялы буенча «йөрәге» булып тора. Шуңа күрә фестиваль биредә уздырыла да инде. Бүгенге чарада дуслык җиңсен, сезгә яхшы кәеф бүләк итеп, һәрберегез бу фестивальне истә калдырсын, — диде Илдар Локманович. 

Балалар махсус хәрби операциядә катнашучы абыйларына рәхмәт белдереп, аларга сәлам юлладылар.  Чара иҗади номерлар белән дәвам итте. Аннан балалар спорт ярышларында үзләрен сынады. 

Шулай ук көн дәвамында катнашучылар өчен төрле интерактив мәйданчыклар, Сугышчан дан музее күргәзмәсе, мастер-класслар эшли. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев