Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә районда профильле укыту системасын үстерү турында фикер алыштылар

14 ноябрьдә Зәй политехника көллиятендә мәгариф оешмалары җитәкчеләренең чираттагы киңәшмәсе булды. Анда район башлыгы Разиф Кәримов катнашты.

Киңәшмә Зәй районында профильле әзерлек һәм профильле укыту системасын үстерү темасына багышланган иде. Шунда ук район башлыгы мәктәп директорларына һәм балалар бакчалары мөдирләренә мәгариф идарәсенең яңа җитәкчесе Миләүшә Вәлиәхмәтованы рәсми рәвештә тәкъдим итте.

- Бүген укучылар һәм студентлар өчен булачак һөнәрне сайлауга аеруча якын килү мөһим, чөнки җәмгыять тиз үсә торган цифрлы икътисадта сизелерлек үзгәрешләр кичерә. Яңа белгечлекләр барлыкка килә, эш процесслары үзгәрә. Бүгенге социаль-икътисадый вазгыять белгечләрдән югары дәрәҗәдәге әзерлек, даими уку һәм квалификацияне күтәреп торуны таләп итә. 2023 елда «Балалар бакчасы – мәктәп – колледж – предприятие» системасында районыбыз балаларының һәм яшүсмерләренең иртә һөнәри юнәлешен булдыру буенча үзара хезмәттәшлек моделе булдырылды, – дип билгеләп үтте чыгышында Миләүшә Вәлиәхмәтова.

Зәй балаларының һөнәр дөньясы белән танышуы бакчада ук башлана. Нәкъ менә мәктәпкәчә яшьтә киләчәктә һөнәри сайлау өчен нигез салына. Тәрбиячеләр балаларга һөнәрләр дөньясының ничек төзелгәнен аңларга ярдәм итә. Бу эштә аптека, дәваханәгә, китапханә, музыка мәктәбе, азык-төлек кибетләре, почтага һәм башка учреждениеләргә экскурсияләр мөһим роль уйный. Әлеге чаралар өлкәннәрнең хезмәт эшчәнлеген ачык итеп күрсәтергә, төрле һөнәрләрнең үзенчәлекләрен ачык аңларга мөмкинлек бирә.

Ә инде мәктәп укучыларына Зәй политехника көллияте, Татарстанның әйдәп баручы югары уку йортлары һәм предприятиеләре белән танышу мөмкинлеге бирелә. Профильле сыйныфлар моңа ачык мисал булып тора. Киңәшмә башланыр алдыннан Разиф Кәримов көллияткә дәрескә килгән 4нче мәктәпнең профильле энергокласс укучылары белән аралашты. Сигезенче сыйныфта укыганда, алар үзләре өчен энергетика дөньясын ача башлаганнар.

- Зәй районында мәктәпләр челтәре  базасында 43 профильле сыйныф эшли, аларда 590 укучы белем ала. Казан аграр университеты, Казан ветеринария медицинасы академиясе, Казан энергетика университеты, Зәй политехника көллияте укытучылары һәм  ГРЭС, Түбән Кама электр челтәрләре, район мәшгульлек үзәге,  район үзәк дәваханәсенең әйдәп баручы белгечләре уку елы дәвамында һөнәри юнәлеш бирү чаралары һәм практик дәресләр үткәрәләр, - ди Миләүшә Камилевна.

Моннан тыш, агымдагы уку елында балалар иҗат йортында укучыларны педагогик белгечлекләр сайлауга әзерләү буенча дүрт берләшмә һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә һөнәргә йөз тоткан ике берләшмә ачылды. 

Кадер һәм Сәвәләй авыл мәктәпләре базасында дүртенче ел рәттән аграр сыйныф чараларын гамәлгә ашыру бара. 2025 елда өчьеллык уку йомгаклары буенча Казан аграр университеты 9нчы сыйныфны тәмамлаган 20 укучыга «Класс-Агро» өстәмә гомуми белем бирү программасы буенча укуларын тәмамлау турында таныклык тапшырды.

Агымдагы уку елында тагын алты авыл мәктәбендә – Бохарай, Төги, Югары Мәлем, Сарсаз-Баграж, Якты Күл һәм Аксарда агрокласслар ачылды. 88 укучы авыл хуҗалыгы юнәлешендәге һөнәрне өйрәнә.

-1, 2, 3, 4нче мәктәпләрдә, татар гимназиясендә,  Түбән Биш, Якты Күл, Бигеш мәктәпләрендә психологик-педагогик сыйныфларда 130 укучы белем ала. Педагогик сыйныф укучылары форумнарда, тренингларда катнашалар, педагоглар дәресләренә йөриләр, башлангыч сыйныф укучылары өчен уеннар оештыралар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2025 елда 9нчы сыйныфны тәмамлаган - 20 һәм 11нче сыйныфны тәмамлаган 13 укучы педагогика белгечлеге буенча укырга керде, - дип сөйләде Миләүшә Вәлиәхмәтова.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе энергетика юнәлешендәге профильле сыйныфларга аерым басым ясады. 
 Соңгы өч елда 4нче мәктәп базасында «Челтәр компаниясе» АҖ филиалы «Түбән Кама электр челтәрләре» ярдәмендә оештырылган профильле энергокласс чаралары комплексы гамәлгә ашырылды. Энергоклассны тәмамлаучыларның 54 проценты (IX сыйныфны тәмамлаучылар) Зәй политехника көллиятенә укырга керде, берәр кеше – Түбән Кама политехника көллиятенә һәм Казан энергетика көллиятенә, 13 укучы укуларын 10нчы сыйныфта дәвам итә. 

2, 3, 4, 6, 7нче мәктәпләр базасында инженерлык сыйныфлары эшли, шул исәптән энергетика юнәлешендә дә. Уку йомгаклары буенча 26 укучы Казан энергетика университетыннан һәм Зәй ГРЭСыннан «яктырту челтәрләре буенча икенче разрядлы электромонтажчы» һөнәре турында таныклык алды. Быел җәй көне алар  ГРЭСка эшкә урнашып, белемнәрен практикада уңышлы ныгыттылар. Челтәр хезмәттәшлеге кысаларында электр станциясе белгечләре 7нче мәктәп укучылары өчен мастер-класслар үткәрә. 

Ринат Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе базасында икенче ел инде «Кванториум» балалар мобиль технопаркы дәресләре уза. Чаллы белгечләре аларны техник иҗат белән кызыксынучы V-VIII сыйныф укучылары өчен үткәрәләр. Әлеге проект яшьләрдә заманча инженер һәм фәнни һөнәрләр белән кызыксыну уятырга ярдәм итә.

Укучыларны табиб һөнәре белән таныштыру һәм аларның кызыксынуын ныгыту өчен районның өч мәктәбендә медицина сыйныфлары да булдырылды. 3нче мәктәп, Югары Шепкә һәм Чыбыклы мәктәпләренең 30 укучысы медицина нигезләрен үзләштерә: беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнә.

«Һөнәрне аңлы рәвештә сайлауның бер аспекты буларак профильле белем бирү» темасына Зәй политехника көллияте директоры Вәсилә Исрафилова чыгыш ясады. «Күкчәчәк» балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Татьяна Мазанкина киңәшмәдә катнашучыларны  мәктәпкәчә яшьтәге балаларга иртә һөнәри юнәлеш бирү буенча эш системасы белән таныштырды. 7нче мәктәп директоры Игорь Биканов мәктәп эскәмиясеннән «Үз сәләтеңне тап» дигән нәтиҗәле һөнәри навигация системасы төзү турында сөйләде.

Үткәрелгән киңәшмә мәгариф һәм һөнәри юнәлеш бирүнең өзлексез системасын төзү буенча алдагы эш векторын билгеләде.

Ирина Смирнова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев