Заинск-информ 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә район ветераннар советының элекке рәисен туган көне белән котладылар

Район ветераннар советының элекке рәисе Геннадий Хәлиуллинга 4 февральдә 87 яшь тулды.

Район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, «Форпост» оешмасы җитәкчесе Наталья Шахмаева, «Новый Зай» газетасы корреспонденты Айгөл Яруллина Геннадий Сәмигулловичны өенә барып, туган көне белән котладылар.

Геннадий Хәлиулллин район ветераннар советы белән 24 ел җитәкчелек итте. «Бу чор районда ветераннар хәрәкәтенең чәчәк аткан еллары була. Бәйрәм өстәле артында ул үзенең тормышы һәм хезмәт эшчәнлеге турында истәлекләре белән уртаклашты. Мәктәп, армия елларын, мөһим вакыйгаларны искә төшерде, хәтта Пушкинның „Евгений Онегин“ шигыреннән өзекне яттан сөйләде», — ди Айгөл Яруллина.

Ветеран фатирының стеналарында бик күп фотолар урын алган, бу фотосурәтләр арасында аның гаиләсе генә түгел, ә бергә хезмәт куйган, очрашкан күренекле шәхесләр дә бар. Геннадий Сәмигуллович 2000 елда Казанда Бөек Җиңү парадында катнашкан.

— Миңа Зәй делегациясе составында Казанның Азатлык мәйданында узган парадта катнашу бәхете елмайды. Парадны ул вакыттагы ТР Президенты Минтимер Шәймиев Владимир Ленин һәйкәле янындагы трибунада басып кабул итте. Аннары без Татарстанның зур концертлар залында бәйрәм концерты карадык. Тамашачылар арасында татар халкының танылган «Җидегән чишмә» җыры авторы, легендар композитор Сара Садыйкова да бар иде. Мин аңа чәчәк бәйләме бүләк итеп, рәхмәт сүзләре ирештердем, — дип искә ала ветеран.

Район ветераннар советы рәисе булып эшләгән елларында оештыру сәләтенә, тормыш тәҗрибәсенә һәм тирән белемгә ия булган Геннадий Хәлиуллин ветераннарны борчыган мәсьәләләрне хәл итәргә тырыша, аларны иҗтимагый эшләргә җәлеп итәргә омтыла. Ул — бик иҗади кеше. Геннадий Сәмигуллович «Балкыш» республика конкурсында күп еллар катнашып, үзенең җырлары белән күпләрне сокландырды.

Алексей Алексеев ветеранга республика ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәковның котлавын җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев