Зәйдә район җитәкчелеге шәһәр халкы алдында хисап тотты
Зәй районында халык җыеннары уздыру дәвам итә. Кичә район җитәкчелеге Яңа шәһәрдә яшәүчеләр белән шәһәрнең 6нчы мәктәбендә очрашты.
Анда район башлыгы Разиф Кәримов Яңа шәһәр микрорайонында яшәүчеләрне 2023 елда районның социаль-икътисади үсеше һәм 2024 елга план-бурычлары белән таныштырды.
Ул үз чыгышында төп бурыч — махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, диде. Хәрби зонада һәлак булганнар бер минутлык тынлык белән искә алынды.
«2024 елда яңа заманча спорт бинасы төзелешен башлау, Изге Макария храмын һәм керәшен үзәген сафка бастыру, район авылларында ФАПлар төзү, үзәк дәваханәнең йогышлы авырулар бүлеген, бала тудыру йортын, теш дәвалау поликлиникасын заманча таләпләргә тәңгәлләштерү планлаштырыла. Шулай ук «Безнең ишегалды» программасы, "Яшьләр"паркы төзелеше, Югары Баграж чиркәвен сафка бастыруны да дәвам итәчәкбез. Боларга өстәп шәһәрдәге ял паркларында зур проект эшләре башкару күздә тотыла", — диде Разиф Галиевич башкарыласы эшләргә тукталып.
Ул эре предприятиеләр эшчәнлегенә, авыл хуҗалыгы тармагына да тирән анализ ясады, һәр оешма җитәкчесеннән кадрларны сакларга һәм яшьләр белән профориентация программасы алып баруга актив кушылырга чакырды. Хезмәт өчен рәхмәт белдерде, район тормышында актив катнашу мөһимлеген ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев