Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә район ифтары узды

Изге Рамазан аеның нәкъ уртасында - 15нче көнендә Зәй мөселманнары районкүләм ифтарга җыелды.

Ул матур традиция булып инде менә тугыз ел дәвамында район башлыгы Разиф Кәримов башлангычы белән оештырыла. Районкүләм ифтар быел да политехник колледж бинасында үткәрелде. Анда ураза тотучы район мөселманнары, җитәкчеләр, дин әһелләре чакырылган иде. Бирегә килгән һәркемгә ишек төбендә үк авыз ачу өчен су һәм җимешләр бирелде. Ифтарда республика мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров та катнашты.

- Зәйдә милләтара мөнәсәбәтләр дустанә, сәламәт дини вазгыять саклана. Район имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин яшь кенә булса да, дини эшләрне тиешле дәрәҗәдә алып бара. Зәйдә мәчетләр гөрләп эшли, дини бәйрәмнәр, чаралар зурлап оештырыла, яшь буынга дини тәгълимат бирүдә мәчетләр каршында укулар үткәрелә, без моңа бик шат. Бу исә район җитәкчелегенең дини мәсьәләләргә хөрмәт белән каравы, һәртөрле ярдәме турында сөйли. Шәхсән үзем республикабыз мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламнәрен Зәй җиренә алып килдем, тоткан уразаларыбыз кабул булсын, чын күңелдән кылган догаларыбыз илебезгә тынычлык иңдерсен, - диде чыгышында Равил хәзрәт.

Ифтар кылу алдыннан ибашта үзара арашу булды, аннан соң барысы бергәләп намаз укыдылар, ил-көнгә тынычлык сорап дога кылдылар. Ифтар өчен сый-нигъмәтләр тулы өстәлләр колледж ашханәсендә әзерләнгән иде, биредә пешекчеләр, уку йорты хезмәткәрләре, студентлар ачык йөз белән җыелучыларны сыйлады.

- Мин ел саен район ифтарына чакыру алып, бу чарада бик теләп катнашам. Динебезне зурлауга, шундый чараларны районкүләмендә оештыруга күңел сөенә. Бирегә килгәч, үзем кебек ураза тотучы кардәшләр белән аралашабыз, хәл-әхвәл белешәбез, - ди шәһәрдәшебез Наил Хасиятулла улы.

Сыйланып хушлашканнан соң ифтарга җыелучылар аш өчен дога кылдылар, район җитәкчелегенә, колледж коллективына рәхмәт белдерделәр. Фатыйх хәзрәт Нуруллин уку йорты директоры Сергей Максимовка рәхмәт йөзеннән рус теленә тәрҗемә ителгән Коръән китабы һәм Рәхмәт хаты тапшырды. Ел саен район ифтарына җыелучыларны ачык йөз белән каршы алулары өчен изге теләкләрен җиткерде. Район башлыгы Разиф Кәримов биредә ифтар вакытында укылучы догалар белем алучы яшьләргә тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итсен, коллективның эшләрен һәрчак уң итсен, дип ассызыклады.

- Районыбызда күпмилләтле халык яши. Аларның һәрберсенең милли йолаларын, гореф-гадәтләрен, дини бәйрәмнәрен зурлап үткәрергә тырышабыз. Бу бер милләт икенчесенең күркәм традицияләрен белсен, күрсен, бер-берсенә хөрмәт белән карап яшәсен өчен эшләнә. Илебез соңгы елда шактый катлаулы шартларда яши. Туган илләре бөтенлеген сакларга киткән Зәй егетләре белән без горурланабыз, аларның исән-имин безнең яныбызга кабат әйләнеп кайтулары өчен догада торабыз. Районда нинди милләттән булуларына карамастан кешеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда кулларыннан килгәнчә булыша, без зәйлеләргә бу җәһәттән тирән рәхмәт хисләрен белдерәбез. Авыр чакта әнә шулай бердәм булу безнең рухыбызны, бер-беребезгә хөрмәтебезне тагын да ныгытты. Районда яшәү шартларын яхшырту өчен төрле дәрәҗәдәге программалар нигезендә күп эшләр башкарылды һәм башкарыла, алга таба да ул һичшиксез шулай булачак. Ил-көннәребезгә тынычлык килсен, - диде Разиф Кәримов, ифтарга җыелучыларга мөрәҗәгать итеп.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев