Зәйдә район һәм шәһәр Советлары утырышында мөһим мәсьәләләр каралды
Кичә Зәй хакимиятендә район һәм шәһәр Советларының берләштерелгән утырышы узды.
Депутатлар көн тәртибенә куелган 11 мәсьәлә буенча фикер алышты. Аларның берсе «Махсус хәрби операциядә катнашучылар, хәрби хәрәкәтләр һәм локаль сугышлар ветераннары» мемориаль комплексында Ватанны саклаучылар истәлеген мәңгеләштерү тәртибе турындагы нигезләмәне раслау иде, әлеге документ бертавыштан кабул ителде.
Финанс-бюджет палатасы рәисе Павел Байрашев, Зәй муниципаль районы Советының кадрлар секторы мөдире Марина Сергеева, Зәй шәһәр прокурорының өлкән ярдәмчесе Рузилә Латыйпова, район башлыгы ярдәмчесе Татьяна Токмакова, Зәй шәһәре башлыгы урынбасары Сергей Максимов һәм башкалар чыгышлары тыңланды.
Барлык каралган мәсьәләләр буенча депутатлар тиешле карарлар кабул иттеләр.
Фото район муниципаль сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев