Зәйдә район электр челтәре оешмасы коллективы җитәкчеләр тарафыннан хөрмәтләнде
Һөнәри бәйрәм уңаеннан котлауларны бүген Зәй район электр челтәре оешмасы хезмәткәрләре дә кабул итте.
Олег Лукин җитәкчелегендәге 78 кешелек коллективны тәбрикләргә оешмага район башлыгы Разиф Кәримов, “Челтәр компаниясе” АҖнең Түбән Кама электр челтәре филиалы җитәкчесе Алмаз Галимов килделәр.
Разиф Галиевич коллективка төрле өзеклекләргә юл куймыйча эшләүләре өчен рәхмәт белдерде, алга таба да хезмәт уңышлары теләде. Һәм район башлыгы Мактау грамоталарын җиһазларны төзекләндерү мастеры Николай Федоткинга, инженер Дмитрий Федоткинга, инженер Анастасия Воробьевага тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев