Новости Заинска 18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Зәйдә район башлыгы махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан якташлар белән очрашты

Бүген район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан Зәй егетләре белән очрашты.

 Ихлас, ачыктан-ачык сөйләшү “Энергетик” Мәдәният сараенда оештырылды.

Район җитәкчесе хәрбиләрнең һәрберсе белән җылы итеп күрешеп, аларга рәхмәт белдерде, хәлләрен сорашты. Очрашуда егетләр белән бергә үз авыл җирлекләре башлыклары, предприятие җитәкчеләре, район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗанов, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, иҗтимагый төркем волонтерлары катнашты.

Сөйләшү махсус хәрби операция барышында һәлак булган Зәй егетләрен бер минут тынлык белән искә алудан башланды.

-Сезне туган якта күрүебезгә шатбыз. Җиңү белән исән-сау бөтенләй әйләнеп кайтуыгызны телибез. Районда махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү буенча зур эш алып барыла. Һәркем үзеннән өлеш кертергә тырыша, - диде Разиф Галиевич.

Зәй егетләренең кәефе күтәренке, алар барысы да Җиңүгә өметләнә.
Хәрбиләр район җитәкчелегенә һәм районның барлык халкына гуманитар ярдәм өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр. Алар хезмәтләренең ничек узуы турында сөйләде, борчыган сораулары белән дә мөрәҗәгать иттеләр. Аларның һәрберсе теркәлеп барды, һәр сорауга мөмкин кадәр якын килеп хәл ителәчәге, егетләргә район тарафыннан һәрдаим ярдәм күрсәтеләчәген ассызыклады район башлыгы. Һәм әлеге юнәлештә тырыш хезмәт куйган волонтерларга ихластан рәхмәт сүзләре җиткерелде.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев