Зәйдә психологик ярдәм программасы гамәлгә ашырылды
2024 елның августыннан октябренә кадәр «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлеге психологлары тарафыннан социаль адаптациядә кыенлыклар кичерүче балаларның ата-саналарына психологик ярдәм программасы гамәлгә ашырылды.
Проектны гамәлгә ашыру өчен максатчан төркем булып инвалид балалар тәрбияләүче ата-аналар категориясе сайланды. Алар башкаларга караганда ешрак аларның тормышына һәм балалар белән мөнәсәбәтләренә йогынты ясый торган кыенлыклар белән очраша.
Программа алты блоктан торды, алар үз эченә тренинг күнегүләре, арт - терапия һәм әңгәмә элементларын алды.
Дәресләдә катнашучылар баланың үз-үзен тотышы сәбәпләрен анализлау күнекмәләренә ия булдылар. «Ярдәм чәчәкләре», «Минем балам портреты», «Эз» кебек арт-терапия ысуллары һәм башкалар ата-аналарның эмоциональ халәтен тотрыкландыруга ярдәм итте. Төркемдә бер-берсен кабул итү һәм берсүзсез ярдәм итү атмосферасы хөкем сөрде.
«Дәрес вакытында мин, беренче чиратта, гади хатын-кыз булуымны, баламның идеаль түгеллеген һәм андый булырга тиеш түгеллеген аңладым. Мине минем баламның башкалардан аермасы азрак борчый башлады,»- ди программада катнашучыларның берсе.
Гомумән алганда, социаль адаптациядә авырлыклар кичерүче балаларның ата-аналарына психологик ярдәм программасы бик актуаль һәм файдалы гамәл булып тора. Ата-аналар үз балаларына ярдәм итүнең нәтиҗәле ысулларына өйрәнәләр, бу аңа киләчәктә җәмгыятьтә уңышлырак булырга ярдәм итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев