Зәйдә профсоюзлар эше каралды
Кичә Зәйдә профсоюзларның киңәйтелгән утырышы үтте.
Анда районның төрле оешма-учреждениеләрендә профсоюз әгъзалары булган хезмәткәрләр белән Гомумроссия профсоюз оешмасы республика бүлеге рәисе Ольга Калашникова, район һәм шәһәр башлыгы урынбасарлары Петр Уразайкин, Елена Недошивина аралаштылар.
Сөйләшүләр барышында хезмәтне саклау, хезмәткәрләрнең эш урыннарында социаль-икътисади мәнфәгатьләрен яклау, сәламәтлекләрен кайгырту, ялларын файдалы оештыру мәсьәләләре каралды. Соңыннан профсоюз эшен иң актив оештыручылар бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев