Зәйдә профориентация кысаларында җитди эш бара
«Кадрлар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Зәйнең мәшгульлек үзәгендә «Һөнәрләр ДиЗАЙны» дип исемләнгән, профориентация юнәлешендәге эшлекле уеннар цикллары оештырыла башлады.
Шундый уеннарның бер өлеше тугызынчы сыйныф укучылары катнашында «Топта бул! Кыю бул!» проекты буенча үткәрелә. Инде 2024 елда 6, 2025 елда 13 эшлекле уен уздырылган, аларда 385 тугызынчы сыйныф укучысы катнашкан. Чаралар яшүсмерләрне хезмәт базарындагы кирәкле һөнәрләргә өндәүгә юнәлдерелгән.
«Эшлекле уенны уздыруның төп мәйданчыгы Зәй политехник көллияте. Моннан тыш, ике очрашу район предприятиеләре мәйданчыкларында узды („Челтәр компаниясе“ АҖ филиалының Түбән Кама электр челтәрләре Зәй РЭСы һәм „Татэнерго“ АҖ филиалының Зәй ГРЭСЫ). Бу балаларга реаль җитештерү процессларына чумарга һәм, конкрет предприятиеләрнең ихтыяҗлы белгечлекләренә басым ясап, үзләренең һөнәри өстенлекләрен яңадан карарга уникаль мөмкинлек бирде. Тагын бер чара „Челтәр компаниясе“ АҖнең Түбән Кама филиалы белән берлектә Түбән Кама шәһәренең 2нче мәктәбе базасында энергетика сыйныфы укучылары өчен оештырылды», — ди мәшгульлек үзәге директоры Екатерина Андреева.
Һәр чара һөнәри ориентация буенча дәүләт хезмәтенә гаризалар рәсмиләштерүдән һәм «Россия эше» бердәм цифрлы платформасы аша һөнәри ориентация тестын узудан башланган. Аннары көллият директоры урынбасары Елена Горшенина катнашучылар белән тест нәтиҗәләре турында фикер алышкан һәм уку йортының эшчәнлеге турында сөйләгән, төрле белем бирү программалары һәм укыту шартлары тәкъдим ителгән.
Чараның икенче өлеше мәшгульлек үзәге белгечләре тарафыннан эшләнгән «Һөнәрләр ДиЗАЙны» эшлекле уенын үз эченә алган. Балалар үз предприятиеләрен булдырырга, җитәкче сайларга, вазифаларны бүләргә, һәр катнашучыга үз ролен бирергә тиеш була.
Йомгаклау этабында проектларны презентацияләү каралган, анда командалар үз идеяләрен Зәй районы оешмаларының кадрлар хезмәте һәм яшьләр хәрәкәте вәкилләреннән торган жюри каршында тәкъдим иткәннәр. Мондый презентацияләр укучыларга халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен үстерергә һәм үз карарларын якларга өйрәнергә һичшиксез ярдәм итә.
Проект гомуми белем бирү учреждениеләре, урта һөнәри белем бирү йорты, районның эш бирүчеләре һәм район оешмаларының яшьләр хәрәкәтләре тарафыннан төзелгән партнерлык мөнәсәбәтләре нәтиҗәсендә тормышка ашырылды. Бу исә балаларга Зәй муниципаль районы территориясендә кирәкле һөнәрләр алуга юнәлдерелгән һөнәри юнәлеш бирү эшенең нәтиҗәсен көчәйтергә мөмкинлек бирә. Проектта эш бирүчеләргә дә яшүсмерләргә үз эшчәнлекләре турында мөһим мәгълүмат җиткерергә мөмкинлек бирә, ә бу киләчәктә предприятиеләргә кадрлар ихтыяҗын ябу чараларының берсе булып тора.
Һөнәри юнәлеш бирү проекты хезмәт юлын аңлы рәвештә сайлауга һәм районның кадрлар резервын үстерүгә ярдәм итә торган һөнәри юнәлеш бирүнең нәтиҗәле коралы буларак үзенең әһәмиятен исбатлады.
фотолар уку йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев