Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә профилактика субъектлары катнашында семинар-практикум узды

Зәйнең «Радость» халыкка социаль хезмәләр күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Татарстан Республикасында социаль хәвефле хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасында эшләү буенча чираттагы семинар-практикумны уздырды.

Мондый семинарлар елга ике мәртәбә уздырыла. Семинар шәһәрнең 7нче мәктәбендә үткәрелде. Анда профилактика системасы субъектлары, мәктәпләр һәм балалар бакчалары хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыклары, учреждениеләр һәм ведомстволар белгечләре, муниципаль социаль тернәкләндерү консилиумы әгъзалары катнашты.

«Семинар-практикумның төп максаты булып „риск төркеме“нә керүче гаиләләрне һәм балигъ булмаган балаларны иртә стадиядә ачыклау һәм исәпкә алу буенча профилактика системасы субъектлары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, гаилә проблемаларын хәл итү буенча районның барлык органнары эшчәнлеген активлаштыру тора. Уку барышында анда катаншучылар мәгълүмат системасы структурасы, мәгълүмати үзара эш итү регламенты һәм базага мәгълүмат кертү критерийлары белән таныштырылды. Системада профилактика субъектлары вәкилләренең эшендә кимчелекләр анализланды, аларны бетерү буенча киңәшләр бирелде», — ди үзәкнең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе мөдире Ирина Грузинцева.

Фото социаль үзәктән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев