Зәйдә православие динен тотучылар Качману бәйрәмен билгеләп уза
18 гыйнварда кичтән шәһәр-район чиркәүләрендә келәүләр үтте, алар суны изгеләндерү белән төгәлләнде.
Районда Качмануга әзерлек эшләре алдан ук башланды. Бәйрәмне тиешле кануннарына туры китереп, хәвефсез үткәрү чаралары күрелде. Качмануда су коенырга теләге булган зәйлеләр өчен Иске Зәйне әйләнеп узу юлында урнашкан Изге чишмәдә барлык шартларга туры китереп махсус урын көйләнгән. Шулай ук районның Әлкин һәм Ал. Бистәсе авылларында да коену өчен махсус урыннар булдырылды.
Бәйрәм көнне Изге чишмәгә суга һәм коенырга дип бик күп кеше килде. Изгеләндерелгән су алырга озын чиратлар тезелде, күпләр бирегә гаиләләре белән килгән иде. Зәй округы благочинные, иерей Вячеслав атакай Федоров суны изгеләндерү йоласын башкарды. Бирегә җыелган халыкны бәйрәм белән район башлыгы Разиф Кәримов котлады. Ул чыгышында районда төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәвен, динара мөнәсәбәтләрнең тотрыклы булуын, йола, гореф-гадәтләрне үтәүдә аларның һәркайсына тигез шартлар тудырылуын билгеләп үтте.
— Без районыбызда яшәүче төрле халыкларның бәйрәмнәрен билгеләп үтәбез, киләчәктә дә тыныч һәм тату яшәргә язсын, — диде ул.
Су коенырга теләүчеләр күп иде. Алар арасында беренче тапкыр коенучылар да, йоланы күп еллар үтәүчеләр дә бар.
-Качману суының сихәтенә ышанам. Инде ун елдан артык Качману көнне купельда коенабыз. Cу коенып чыккач, уйлар яңара, тән сафлана, җиңелллек тоясың, -ди су коенырга килгән Михаил Романов.
Салкын суда коенучыларны коткаручылар, медицина һәм полиция хезмәткәрләре күзәтте. Күпләр бит-кулларын юып, чишмә суын савытларга тутырды. Чөнки мондый суның шифасы әйтеп бетергесез — күп авырулардан арындыра, савыктыра, диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев