Зәйдә “Подписка бүләк ит!” акциясе дәвам итә
Яңалыклар

Зәйдә “Подписка бүләк ит!” акциясе дәвам итә

Бу көннәрдә игелекле гамәлгә шәһәр элеваторы җитәкчесе Рамил Хәбибрахманов кушылды.

Ул шәһәрнең Икмәк кабул итү бистәсендәге мәчеткә 5 данә “Зәй офыклары” газетасын яздырды. 

Рамил Рөстәм улы әлеге мәчеткә йөрүче өлкән буын өчен һәр яздыру чорында район басмасын бүләк итә. 

“Өлкән кешеләр мәгълүматны газеталардан укып күнеккән, шуңа да аларны яраткан газеталарын укудан мәхрүм итәсем килми. Укысыннар, районыбыздагы уңай үзгәрешләргә сөенсеннәр”, - ди ул. 

Ә бүләк газеталар 2026 елның  6 ае дәвамында һәр җомга саен мәчеткә китереләчәк.


Нет комментариев