Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә подъезд ишекләрен үзәкләштерелгән ачу һәм халыкка IP-домофоннар аша мәгълүмат бирү башланды

Бүген, 24 июльдә Зәйнең Заречная урамындагы йортларның берсендә «Таттелеком» оешмасы вәкилләре район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, торак-коммуналь хуҗалыгы белгечләре катнашында IP-домофониясе аша пилотсыз очкычлар һөҗүме турында мәгълүмат бирү системасын сынап карадылар.

Бүгенге көндә компаниянең цифрлы домофоннары белән шәһәр торак фондының 84% ы җиһазландырылган. Бу  87 күпфатирлы йортның  7,5 мең фатиры  заманча система белән колачланган дигән сүз.


“Зәй  мондый домофоннарга ия булган Алабуга, Казан, Әлмәт, Түбән Кама, Иннополис белән беррәттән Татарстанда бишенче торак пункт булды. Ә инде кече шәһәрләр буенча карасак, Зәй  IP-домофоннар урнаштырылуда безнең беренче тәҗрибә участогы булды, дисәк тә ялгыш булмас.   ТР Оператив штабы регламенты нигезендә, Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе карары һәм бердәм дежур диспетчерлык хезмәте  аша, «Таттелеком»нан  цифрлы панельләр куелган 420 подъездның ишекләре, пилотсыз очкычлар  һөҗүме куркынычы булган очракта  үзәкләштерелгән рәвештә ачылачак һәм һәр фатирда  "Игътибар! БПЛА һөҗүме куркынычы бар, подъезд ишекләре ачык. Сез яшеренү урыннарына үтә  аласыз", дигән сүзләр яңгыраячак”, - диде «Таттелеком " компаниясенең Яр Чаллы бүлеге директоры Максим Степанов. 


Чыннан да домофоннарны сынап карау барышында, Эмиль Галеев күрсәтмәсе буенча подъездагы домофоннар ишекләре берьюлы ачылды, анда яшеренү урыннарына качу кирәклеге тавыш белән искәртелде. 


- Безнең алга таба бурычыбыз мондый акыллы домофоннар белән шәһәрдәге барлык күпфатирлы йортларны колачлау. Иң беренче без кешеләр иң күпләп яши торган тугыз катлы йортларны мондый домофоннар белән тәэмин иттек, хәзер исә бу эш биш катлы йортларда төгәлләнде, ә инде алга таба без ике катлы йортлар подъездлары ишекләренә әлеге системаларны урнаштырачакбыз. Хәзер республикада халыкны домофоннар аша төрле һәвефле хәлләр очрагында кисәтү проекты тормышка ашырыла, бу акыллы домофоннар исә анда төп ярдәмчеләр. Без “Таттелеком” компаниясенә Зәйне мөмкин кадәр бу система белән тәэмин итүләренә рәхмәтле. Шулай ук домофоннар урнаштыру өчен иң башта халык белән зур аңлату эшләре алып барырга туры килде, монда торак-коммуналь хуҗалыгы тармагы белгечләре яхшы эшләделәр, - диде Эмиль Эдуардович. 


Күпкатлы йортларда яшәүчеләр дә акыллы домофоннарның уңайлы булуын искәртәләр. Мәсәлән, Заречная урамы 2нче йортта яшәүче Наталья Попова, балалы гаиләләр өчен аеруча яхшы булуын ассызыклады, башлангыч сыйныфларда укучыларның фатирга керүен күзәтү өчен яхшы булуын әйтте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев