Заинск-информ 16+
Рус Тат
Яңалыклар

Зәйдә “Питрау чибәре-2025” игълан ителде

Бәйгедә районыбызның иң кыю, уңган ун кызы катнашты.

Алар Зәй шәһәреннән Камилә Мингалиева, Елена Шушарина, Эльвира Мингалимова, Кристина Муханова,  Кадер  авылыннан Лиана Ягафәрова һәм Лиана Габделхакова, Төгидән Дарья  Шишканова,  Мирный бистәсеннән Есения Билас,  Аксардан Резеда  Мозаффаровна, Сәвәләйдән Алиса Сабаева.

Сайлап алу туры 10 июльдә “Энергетик” Мәдәният сараенда узды, анда  кызлар жюри хөкеменә үзләре турында видеоролик, иҗади номер тәкъдим иттеләр, керәшеннәрнең традицион ризыкларының берсен һәм керәшен милли костюмнарыннан  дефиле әзерләргә тиеш булдылар.

Ә җиңүче кызны нәкъ менә Питрау бәйрәмендә игълан иттеләр. Ул – Зәйдән Эльвира Мингалимова.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев