Зәйдә – “Питрау чибәре-2025” бәйгесе
Бүген Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда кичке сәгать 6да “Питрау чибәре-2025” бәйгесе үтә. Быелгы уңганнар, чибәрләр конкурсында районыбызның ун кыю кызы катнаша.
Алар Зәй шәһәреннән Камилә Мингалиева, Елена Шушарина, Эльвира Мингалимова, Кристина Муханова, Кадер авылыннан Лиана Ягафәрова һәм Лиана Габделхакова, Төгидән Дарья Шишканова, Мирный бистәсеннән Есения Билас, Аксардан Резеда Мозаффарова, Сәвәләйдән Алиса Сабаева.
Конкурс кагыйдәләре буенча кызлар жюри хөкеменә үзләре турында видеоролик, иҗади номер тәкъдим итәргә, керәшеннәрнең традицион ризыкларының берсен һәм керәшен милли костюмнарыннан дефиле әзерләргә тиеш булалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев